Көтелгән проект
Дәүләт Думасына аспирантларның армиягә баруын кичектереп торырга мөмкинлек бирәчәк закон проектын тапшырганнар. Думаның мәгариф буенча комитеты башлыгы Григорий Балыхин әйтүенчә, депутатлар хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы законга үзгәрешләр кертү тәкъдимен тикшерәчәк. Комитет башлыгы фикеренчә, әлеге закон проекты аспирантларны армиягә алу-алмау мәсьәләсендәге билгесезлекне бетерәчәк. Аларга укуларын дәвам итү мөмкинлеге бирергә кирәклеген Россия Президенты Дмитрий Медведев әйткән иде.
«Ватаным Татарстан» газетасы, 12.10.2011 №192, 26651