Казан мэры юлларны кышын карап тотуга әзерлек мәсьәләсе белән шөгыльләнә

Шәһәр башлыгы башта иртән иртүк төзелеп килгән һәм гамәлдәге кар эретү камераларын карап тикшерергә ниятли

Иртәгә Казан мэры Илсур Метшин башкаланың юл-транспорт инфраструктурасы үсеше һәм коммуналь хезмәтләрнең юлларны кышын карап тотуга әзерлек мәсьәләләрендә киңәшмә уздырачак.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына хәбәр салган мэриянең матбугат хезмәте әлеге чараның 2 өлештән торачагын белдерә. Аерым алганда, шәһәр башлыгы иртән иртүк Җиңү проспекты, 109 адресы буенча урнашкан һәм Несмелов урамындагы кар эретү камераларын карап тикшерә, аннары Башкарма комитетта кышка әзерлек буенча штаб киңәшмәсе була.

Чыганак:  12 октябрь, “Татар-информ”МА

Чаралар
Тираж – ел рекорды
Басма вакытлы матбугат чараларының югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләүче төп премия
ММЧ коррупциягә каршы
Республика журналистларының ел саен үткәрелүче “ММЧ коррупциягә каршы” дип аталган пропаганда бәйгесе
Татарстан Республикасы ММЧ порталы
tatmedia.com – тиз арада үсеш алган, һәрдаим яңартылып торучы проект. Биредә хәбәрләрне автоматик рәвештә һәм кулдан урнаштырырга мөмкин.

     

Татар-информДеловой центр РТ