«Яшь парлар паркы»нда агачлар утырту акциясе уза
«Кеше булыйк» экологик проекты кысаларында 8 октябрьдә сәгать 12.00 -16.00 «Яшь парлар паркы»нда агачлар утырту акциясе узачак.
8 октябрьдә никахларын теркәгән парлар паркта үзләренең гаилә агачларын утыртачаклар.
“Яшь парлар паркы” (мәйданы 25 мең кв.м.) Казан шәһәренең Вахит һәм Идел буе районнарында, Девятаева һәм Портовая урамнары киселешендә урнашкан. Элегрәк, Совет хакимияте чорыныда, бу урында яшь парлар агачлар, куаклар утыртканнар, шуның нәтиҗәсендә бугенге “Яшь парлар паркы” барлыкка килгән. Акцияне Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе әлеге матур йоланы торгызу, кабаттан халыкка кайтару нияте белән оештыра.