Яңалыклар
18.01.2012 ТР Президенты “Спорт тапшырулары” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры белән очрашты
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Владимир Леонов, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, “Татарстан – Яңа гасыр” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов катнашты
13.01.2012 Марат Моратов Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде
Республика матбугаты Россия гаммәви мәгълүмат чаралары арасында күренекле урын били
13.01.2012 Бүген Казанда ТР Журналистлары йортында Россия матбугат көне уңаеннан тантаналы чара уза
Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлаячак
13.01.2012 13-нче гыйнвар – Россия матбугаты көне.
Россия матбугаты көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиеваның котлау хаты.
11.01.2012 Башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлек дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең көчле төбәкләре исемлегенә керә
Башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлек дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең көчле төбәкләре исемлегенә керә. Бүген селектор киңәшмәсе барышында РФ Премьер-министры Владимир Путин шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында узган киңәшмә РФ төбәкләре башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләсенә багышланган иде. Анда ТР Президенты вазифаларын башкаручы- Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
12.12.2011 Яңа ректор килде
Татарстан Премьер-министры Президент һәм Хөкүмәт исеменнән Э.Абдуллаҗановка яңа вазыйфасында яңа үрләр теләде һәм энергетика университетының алга таба үсәчәгенә ышаныч ¬белдерде.
29.11.2011 Балык Бистәсендә “Бәләкәч” ишекләрен ачты
Район үзәгендә 9 ай эчендә республика программасы кысаларында сафка бастырылган бу бакча 80 урынга исәпләнгән
02.11.2011 Кавказдан “биегрәк” Чатыр тау, яки Азнакайга кире кайтырбызмы?
– Азнакайда җир беткәнче, кайтып, йортлар салыгыз, –диде Азнакай район һәм шәһәр хакиме Рәфис Галиев, “Казан” милли-мәдәни үзәгенә җыелган якташларына мөрәҗәгать итеп. Алтмышынчы елларда шушы районны җитәкләп, соңрак Татарстанның Югары Советы рәисе булган Әнвәр Бәдретдинов оештырып җибәргән Азнакай “Чатыр тау” якташлык җәмгыятенең республикага шаулаган чаклары бар иде. Менә хәзер яңа җитәкчелек әлеге матур традицияне кабат тергезеп җибәрергә булган.
02.11.2011 “Зәй телерадиокомпаниясе”нең интернетта үз сайты эшли башлады
Зәй халкы үзләрен кызыксындырган яңалыкларны дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан, үзләренә уңайлы вакытта карый ала
31.10.2011 Зөядә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды
Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм XX гасырда Зөя төрмәләре тоткыннарына багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Тарих һзм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
25.10.2011 “Республикада токымлы атлар һәм әлеге юнәлештә спортны үстерү”гә багышланган матбугат конференциясе
26-нчы октябрьдә, сәгать 10.00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында “Республикада токымлы атлар һәм әлеге юнәлештә спортны үстерү”гә багышланган матбугат конференциясе була.
17.10.2011 14 октябрьдә Түбән Камада “Хакимиятнең муниципаль органнары белән массакүләм мәгълумат чараларының узәра йогынтысы” темасына киңәйтелгән киңәшмә булды
14 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Хакимиятнең муниципаль органнары белән массакүләм мәгълумат чараларының узәра йогынтысы” темасына киңәйтелгән киңәшмә уздырды.
13.10.2011 Казан мэры юлларны кышын карап тотуга әзерлек мәсьәләсе белән шөгыльләнә
Шәһәр башлыгы башта иртән иртүк төзелеп килгән һәм гамәлдәге кар эретү камераларын карап тикшерергә ниятли
12.10.2011 Көтелгән проект
Дәүләт Думасына аспирантларның ар¬миягә баруын кичектереп торырга мөмкинлек бирәчәк закон проектын тапшырганнар. Думаның мәгариф буенча комитеты башлыгы Григорий Балыхин әйтүенчә, депутатлар хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы законга үзгә¬решләр кертү тәкъ¬димен тикшерәчәк
10.10.2011 7 октябрьдә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә республиканың электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды
Киңәшмәне “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергәлектә Роскомнадзор идарәсе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсе оештырды.
07.10.2011 «Яшь парлар паркы»нда агачлар утырту акциясе уза
«Кеше булыйк» экологик проекты кысаларында 8 октябрьдә сәгать 12.00 -16.00 «Яшь парлар паркы»нда агачлар утырту акциясе узачак.
07.10.2011 “Нотариаль эшчәнлектә яңа информацион технологияләрнең кулланылышы” темасына матбугат-конферециясе
7 октябрьдә, сәгать 9.00 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) “Нотариаль эшчәнлектә яңа информацион технологияләрнең кулланылышы” темасына матбугат-конферециясе була.
06.10.2011 Тина Канделакины Казанның 19 нчы гимназиясендә укытучыларның яшь булуы гаҗәпкә калдырды
Бүген телевидениедә алып баручы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы – мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы Тина Канделаки Казанның мәгълүмати технологияләрне киң кулланучы 19 нчы гимназиясендә булды
06.10.2011 Татарстан мөгаллимнәрен “Корстон”да хөрмәтләделәр
Бүген кешелек дөньясына белем өләшүчеләр – укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан “Корстон”да республика мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. Авыр, ләкин мактаулы һөнәр ияләрен котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Мәгариф һәм министры Альберт Гыйльметдинов, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тина Канделаки килгән иде.
03.10.2011 Альберт Гыйльметдинов ТР укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укытучыларны, тәрбиячеләрне, өстәмә һәм һөнәри белем бирүче педагогларны, ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре – Укытучы көне белән котлады.
1 2345678910111213141516