ММЧ ришвәтчелеккә каршы

Татарстанда ММЧ тарафыннан оештырылган ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган проекты турында игълан итәбез.  Әлеге акциянең төп максатлары: Республика халкын коррупциягә каршы эш өлкәсендәге көчкә кергән хокукый актлар белән таныштыру һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәлгә җәлеп итү. Проект кысаларында һәр кеше үзе белгән бозулар — хакимият вәкилләренең вазыйфаларыннан эштән тыш куллану фактлары-  хакында мөрәҗәгать итә ала. Белдерүегезне сез бүген үк сайтның рус версиясендәге “Мое заявление о коррупции” бүлегендә калдыра аласыз. Шулай ук 8 (843) 570-31-05 телефоны буенча 9.00дан 18.00гә  кадәр шалтыратырга мөмкин.

 

Гражданнар хатлары хокук саклау органнарына тапшырылачак, ә журналистлар шул фактлар буенча үз тикшерүләрен үткәрәчәк.  Ышанычлы мәгълүматлар  www.tatmedia.ru сайтында чыгачак.

 

Чынга туры килмәгән белдерүләр закон буенча тыела.

 

Чаралар

Тираж – ел рекорды
Басма вакытлы матбугат чараларының югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләүче төп премия
ММЧ коррупциягә каршы
Республика журналистларының ел саен үткәрелүче “ММЧ коррупциягә каршы” дип аталган пропаганда бәйгесе
Татарстан Республикасы ММЧ порталы
tatmedia.com – тиз арада үсеш алган, һәрдаим яңартылып торучы проект. Биредә хәбәрләрне автоматик рәвештә һәм кулдан урнаштырырга мөмкин.

     

Татар-информДеловой центр РТ