Татарстан Республикасы Президентының 2003 елның 30 апреленнән 303 нче номерлы Указы
ТР Президенты Указы N УП-303, 30.04.2003
Массакүләм коммуникация чаралары буенча Татарстан Республикасының "Татмедиа" агентлыгын төзү турында
Татарстан Республикасында мәгълүматның гражданнар өчен ачык булу принцибын гамәлгә ашыру, аларның мәгълүматка хокукларын яклау, дәүләт хакимияте органнары һәм җәмгыять арасында нәтиҗәле үзара хезмәттәшлек урнаштыру, милекнең төренә бәйсез рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларын, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген тагын да үстерү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү өлешендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә 2003-2007 елларга Татарстан Республикасы дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатында карар бирәм:
1. Массакүләм коммуникация чаралары буенча Татарстан Республикасының "Татмедиа" агентлыгын (алга таба — Агентлык) төзергә.
2. Агентлыкның төп бурычлары итеп билгеләргә:
Татарстан Республикасында мәгълүмат мәйданы инфраструктурасын үстерү һәм камилләштерүдә катнашуны;
массакүләм телекоммуникация даирәсендә, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлегендә Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру механизмнарын эшләүне һәм төзүне;
законнар нигезендә социаль әһәмияткә ия телерадиопрограммалар, мәгълүмати проектлар һәм нәшрият проектлары җитештерүгә һәм таратуга дәүләт заказын эшләүдә һәм формалаштыруда катнашуны, мәгълүмат базарында эшләүче барлык субъектларга дәүләт заказың урнаштыру максатында уздырылган конкурсларда катнашу өчен тигез шартлар тудыруны;
массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме күрсәтүдә катнашуны, милекнең барлык төрләренә караган массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә хокукый, оештыру һәм башка төрле шартлар тудыруга булышлык күрсәтүне;
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәтләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итүне;
мәгълүмат ресурслары һәм хезмәтләре базары субъектларына методик, консультатив һәм башка төрле ярдәм күрсәтүне, шул исәптән мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре өлкәсендә кадрлар әзерләүнең бердәм системасын төзүдә катнашуны.
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына:
законнарда билгеләнгән тәртиптә Агентлыкны төзү буенча карарлар кабул итәргә, шул исәптән аның оештыру — хокукый формасын ачыкларга, гамәлгә кую документларын расларга, структурасын, штатлар санын, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү фондын, аның эшчәнлеген оештыру һәм аппаратны тоту өчен чыгымнар сметасын билгеләргә, Агентлык эшчәнлеген финанслау чыганакларын ачыкларга, кирәк булса "2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы проектын әзерләргә;
үзенең элек кабул ителгән хокукый актларын әлеге Указга туры китерергә, шулай ук бу Указның үтәлешен тәэмин итә торган башка карарлар чыгарырга.
4. Указ кул куйган көннән көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев
Казан, Кремль
2003 ел, 30 апрель
N УП-303