Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 4 августыннан 410 нчы номерлы Карары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары № 410, 04.08.2004
Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгы турында
Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникация агентлыгын төзү турында” 2003 ел, 30 апрель, ПУ-303 нче Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына КАРАР БИРӘ:
1. Бу карарга теркәлгән “Татарстан Республикасының “Татмедиа” масакүләм агентлыгы” (алга таба – “Татмедиа” агентлыгы) дәүләт учреждениесе низамнамәсен (уставын) расларга.
2. “Татмедиа” агентлыгын массакүләм коммуникация өлкәсендә республика максатчан программаларны эшләү, оештыру һәм гамәлгә ашыру буеча, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә, нәшриятларга һәм полиграфия предприятиеләренә ярдәм һәм матди-техник базасын үстерү, дәреслекләр һәм матур әдәбият, социаль әһәмияте булган башка басма продукция бастырып чыгару һәм тарату буенча дәүләт заказчысы итеп билгеләргә.
3. “Татмедиа” агентлыгына “2003-2007 елларга Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре”нең “Массакүләм мәгълүмат чаралары” дигән 5 нче бүлеген гамәлгә ашыруны йөкләргә.
4. Республика массакүләм мәгълүмат чараларын финанслау “Татмедиа” агентлыгы аша башкарыла, дип билгеләргә.
5. “Татмедиа” агентлыгына, телепрограммаларны, мәгълүмат һәм нәшрият проектларын да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме өчен бүлеп бирелә торган бюджет акчасын оптималь бүлгәләү механизмын эшләүне тәэмин итәргә.
6. Татарстан Республикасы министрлыкларына, дәүләт комитетларына һәм ведомстволарына, аларның территориаль органнарына массакүләм мәгълүмат чаралары белән даими хезмәттәшлек планнарын, шулай ук мәҗбүри мәгълүматны һәм социаль рекламаны тарату планнарын эшләү һәм гамәлгә ашыруны “Татмдиа” агентлыгы белән үзара хезмәттәшлектә, ә зур медиа-акцияләрне “Татмедиа” агентлыгы аша башкарырга.
7. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары администрацияләре башлыкларына, дәүләт хакимияте һәм идарәсенең Татарстан Республикасы территориясендә эш итүче федераль территориаль органнарына массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшне “Татмедиа” агентлыгы белән үзара хезмәттәшлектә оештыруны тәэмин итәргә, ә зур медиа-акцияләрне “Татмедиа” агентлыгы аша үткәрергә.
8. 2003 елга “Татмедиа” агентлыгы эшчәнлеген оештыру һәм тоту чыгымнары сметасын 4870,3 мең сум (шул исәптән хезмәткә түләү фонды – 1728,5 мең сум) итеп расларга.
9. “Татмедиа” агентлыгы хезмәткәрләренең чик санын хезмәткә түләүнең эш хаклары буенча 131,7 мең сум күләмендә айлык фонды белән 53 кеше итеп билгеләргә.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы аппарытының штат берәмлеген, аларны “Татмедиа” агентлыгына биреп, 26 берәмлеккә кыскартыга.
10. "Татмедиа” агентлыгы хезмәткәрләре хезмәтенә түләү шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Бюджет өлкәсе хезмәткәрләрене хезмәтенә түләү буенча бердәй тариф челтәренә карамаган бюджет өлкәсенең кайбер оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт вазыйфаларына кертелмәгән урыннарда дәүләт органнары эшчәнлеген техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне башкаруны хезмәткәрләр хезмәтенә түләү шартлары турында” 1999 ел, 31 декабрь, 882 нче карар белән көйләнә.
11. “Татмедиа” агентлыгы генераль директорына өч урынбасар тотарга рөхсәт итергә.
12. “Татмедиа” генераль директорының вазыйфаи эш хакын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы һәм Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары хезмәткәрләренең вазыйфаи эш хаклары турында” 2001 ел, 6 февраль, 600/64 нче карарының 7 нче кушымтасына каралганча – министрның вазыйфаи эш хакы дәрәҗәсендә, “Татмедиа” агентлыгы генераль директоры урынбасарларының вазыйфаи эш хакын министр урынбасарларының вазыйфаи эш хакы дәрәҗәсендә билгеләргә.
13. “Татмедиа” агентлыгына хезмәт күрсәтүче җиңел автомобильләр лимитын 4 берәмлек итеп билгеләргә.
14. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, билгеләнгән тәртиптә, “Татмедиа” агентлыгын урнаштыру өчен бүлмә бирергә.
15. “Татмедиа” агентлыгы бу карар белән расланган исемлекләргә кертелгән учреждение һәм предприятиеләр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелекне һәм аны яраштыруны гамәлгә ашыра, дип билгеләргә.
16. “Татмедиа” агентлыгы түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра, дип билгеләргә:
хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкатьләренең идарә органнарына дәүләт вәкилләренә кандидатлар сайлауны һәм аларны, закон билгеләгән тәртиптә алга таба раслау өчен, Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкатьләренең идарә органнарында дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссиягә тәкъдим итүне;
ведомство буйсынуындагы предприятие, оешма һәм учреждениеләренең оештыру документларын, чыгымнар сметаларын, хезмәткә түләү фондларын һәм штат расписаниеләрен килештерүне;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына “Татмедиа” агентлыгы карамагындагы дәүләт предприятиеләрен хосусыйлаштыру турында һәм дәүләт милке булып теркәлгән акцияләр пакетларын читләштерү турында тәкъдимнәр кертүне.
17. “Татмедиа” агентлыгына үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле техника һәм җиһазлар сатып алу турында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тәкъдимнәр кертергә.
18. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына:
“2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр керткәнче, “Татмедиа” агентлыгын финанслауны Татарстан Республикасының Элемтә министрлыгы аша максатчан билгеләү белән гамәлгә ашырырга;
2003 елда, бу карарның 9 нчы пунты нигезендә идарә аппараты хезмәткәрләре санын киметүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының Элемтә министрлыгын тоту чыгымнарын киметергә;
бушап калган акчаны “Татмедиа” агентлыгын тотуга юлларга;
2003 елда “Татмедиа” агентлыгы аппаратын тоту өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2003 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары хакында” 2003 ел, 23 гыйнвар, 36 нчы карарның 19 пункты нигезендә башкарма хакимиятнең республика органнары буенча барлыкка килгән вакант вазыйфалар өчен хезмәткә түләү фондын экономияләү хисабыннан 3940,3 мең сум акча бүлеп бирергә.
19. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары З.Р.Вәлиевага йөкләргә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Минниханов
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе И.Б.Фәттахов
2003 ел, 8 август