Моратов Марат Яшәр улы
Моратов Марат Яшәр улы
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
Моратов Марат Яшәр улы 1965 елның 6 июлендә Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә туа.
Югары белемле — 1993 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый (журналистика белгечлеге буенча). Хокук фәннәре кандидаты.
Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң (1983 - 1985 еллар) университетта уку белән беррәттән НПО «Союзнефтепромхим» оешмасында оператор булып эшли (1986 - 1991 еллар), ТОО «Фатум» директоры (1992 - 1993 еллар).
1994 елдан 1998 елга кадәр "Интерпромхим" фирмасы директоры.
1998 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Республикасының Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары, беренче урынбасары.
2003 елдан 2009 елга кадәр «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгының генераль директоры.
2009 елдан "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.