Агентлык турында кыскача мәгълүмат
"Татарстан" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының төп максаты — гражданнар өчен мәгълүмати кырның ачык булуын тәэмин итү, бар төрдәге масскүләм мәгълүмат чаралары үсешен, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеген һәм республикада информатизацияләү өлкәсендә алып барылган дәүләт сәясәте нигезләрен тормышка ашыру.
Татарстан иң күп укучы һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителгән Рәсәйнең иң көчле регионнарының берсе булып исәпләнә.
Периодик басма матбугатка язылу буенча Татарстан Рәсәй Федерациясендә иң алдынгы урыннарның берсен били. Республикадагы һәр мең кешегә басма матбугатка язылу буенча 535 данәдә периодик басма туры килә (Рәсәй буенча уртача күрсәткеч 250 данә)
Барлыгы республикада 863 массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә:
-дәүләти массакүләм мәгълүмат чаралары-178
-дәүләти булмаганнары-685
-басма мәгълүмат чаралары-643
-электрон-210 (телевизион компанияләр-32)
-мәгълүмат агентлыклары-10
-шәһәр һәм район радиолары-22
БАСМА МАТБУГАТ
Татарстан Республикасында барлыгы 643 теркәлгән басма массакүләм мәгълүмат чаралары исәпләнә. Рус телендә чыгарылучы рәсми дәүләти басма-“Республика Татарстан” газетасы. Татар телендә 82 газета басыла. Рәсми дәүләти басма — “Ватаным Татарстан” гәҗите. Чуваш телендә биш-“Сувар” республика газетасы һәм 4 район гәҗите чыгарыла (Аксубай, Чүпрәле, Норлат, Бау районнарында). Балтач районы газетасы удмурт теленә тәрҗемә ителә. Яр Чаллы шәһәрендә “Туганкайлар” татар-керәшен гәҗите басыла.
ТАТАРСТАН МАССАКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ ИНТЕРНЕТТА.
Массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасының “Татмедиа” Агентлыгы журналистлар өчен махсуслаштырылган www.tatmedia.ru сайтын ачты. Биредә республикада эшләп килүче барлык мәгълүмат чаралары турында белешмә алырга мөмкин.
Татарстанда, “Интерфакс”, “РИА-новости”, “ИТАР-ТАСС”, “Прайм-ТАСС” агентлыкларын кушып исәпләгәндә, барлыгы 10 мәгълүмати агентлык эшләп килә. “Татар-информ” (www.tatinfo.ru) агентлыгы Интернеттан кулланучыларга көндә яңалыклар тасмасын җибәрә. Республиканың “Intetrtat” (www.intertat) электрон гәҗите рус, татар (кириллица, латин) һәм инглиз телләрендә чыга. “www.tatсenter.ru” сайты исә, реаль вакыт режимында мөһим вакыйгаларга һәр сәгатъ саен күзәтү ясый.
НӘШРИЯТ ҺӘМ ПОЛИГРАФИЯ
Татарстан Республикасында барлыгы 230 нәшрият оешмасы эшли, шуларның 40-гы-китап нәшриятлары. Ел саен гомуми тиражы 3-3,5 млн. данә тәшкил иткән 1000-нән артык төрдә китап һәм брошюра бастырыла.
ТЕЛЕВИДЕНИЕ ҺӘМ РАДИО
Татарстан Республикасында барлыгы 32 телевизион компания эшли, шуларның 20-се тапшыруларын рус һәм татар телләрендә алып бара. “Татмедиа” Агенлыгы карамагында исәпләнгән 9 телерадиокомпаниянең икесе- ААҖ “Яңа Гасыр” ТРК” һәм “Татарстан” ДТРК- рәсми компанияләр булып исәпләнә. “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясе үз тапшыруларын Рәсәй Федерациясенең күп кенә регионнарында күрсәтә.
Төрле спутник телеканалларын кабул итү системасы актив үсештә. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе базасында икътисади, техник, һөнәри ресурсларны берләштереп, аларны эффектив кулланучы бердәм телевизион канал оештыру-шуңа мисал. Татарстанның барлык район һәм шәһәр телестудияләрен берләштергән әлеге канал республикадагы мәгълүмати кырны ныгытуга һәм район телестудияләре эшчәнлеген югарырак баскычка күтәрү мөмкинлеген бирәчәк.
Татарстан Республикасында барлыгы 41 радиостанция эшли. Шуларның 16-сы үз тапшыруларын татар һәм рус телләрендә, 7-се- татар, 17-се рус телендә алып баралар. Лениногорск радиосы рус, татар телләреннән тыш, чуваш һәм мордва телләрендә дә эшли.