Агентлык турында

Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа"  агентлыгы Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары hәм җәмгыять арасында үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру, мәгълүматның гражданнар өчен ачык булу принцибын гамәлгә ашыру, аларның мәгълүматка хокукларын яклау, барлык милек төренә бәйсез рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларын, нәшрият hәм полиграфия эшчәнлеген тагын да үстерү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү өлешендә мәгълүматлаштыру hәм элемтә өлкәсендә 2003-2007 елларга Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатыннан оештырылды. Агентлык — дәүләт оешмасы, аның карамагында 100 дән артык полиграфия предприятияләре һәм массакүләм мәглүмат чаралары.Агентлык структурасы нигезен түбәндәге юнәлешләр тәшкил итә:

  • Массакүләм мәгълүмат чаралары hәм нәшрият эшчәнлеге бүлеге;
  • Матбугат хезмәтләре белән эшләү hәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге;
  • Икътисади анализ hәм дәүләт заказы бүлеге;
  • Аналитика бүлеге;
  • Гомуми бүлек;
  • Кадрлар сәясәте бүлеге;
  • Юридик бүлек;

"Татмедиа" агентлыгы Татарстан Республикасы Президынтының 2003 елның 30 апреленнән 303нче номерлы указы "Массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасының "Татмедиа" агентлыгын төзү турында" һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2003 елның 4 августыннан 410нчы номерлы карары нигезендә төзелде.

ТР Президентының 2009 елның 18 маеннан 281нче номерлы карары нигезендә Моратов Марат Яшәр улы "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. 

  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 4 августыннан 410 нчы номерлы Карары
  • Татарстан Республикасы Президентының 2003 елның 30 апреленнән 303 нче номерлы Указы
  • Чаралар
    Тираж – ел рекорды
    Басма вакытлы матбугат чараларының югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләүче төп премия
    ММЧ коррупциягә каршы
    Республика журналистларының ел саен үткәрелүче “ММЧ коррупциягә каршы” дип аталган пропаганда бәйгесе
    Татарстан Республикасы ММЧ порталы
    tatmedia.com – тиз арада үсеш алган, һәрдаим яңартылып торучы проект. Биредә хәбәрләрне автоматик рәвештә һәм кулдан урнаштырырга мөмкин.

         

    Татар-информДеловой центр РТ