Фәнни-гамәли конференция докладлары

Татарстан Республикасының «Татмедиа» коммуникация чаралары агентлыгы, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, татар журналистикасы кафедрасы 2006 елның 16 маенда «Татар журналистикасында терминнар куллану проблемалары» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференция эшендә Казанның югары уку йортларыннан фәнни җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары (алга таба — ММЧ) җитәкчеләре, аерым алганда, татар газета-журналларының баш мөхәррирләре, күренекле журналистлар, студентлар катнашты.

Бу темага сөйләшү бүгенге көндә бик мөһим, чөнки соңгы дистә ел эчендә җәмгыятьнең, шул исәптән матбугатның демократияләшүе сәбәпле, ММЧ өлкәсендә терминнарны ясауда, камилләштерүдә, куллануда чуарлык, төрлелелек барлыкка килде. Хәзер һәр журналист, редактор терминнарны русчадан һәм башка телләрдән үзе белгәнчә, үз сәләтеңчә татарчага тәрҗемә итә, гамәлгә кертеп җибәрә. Алар арасында уңышлылары да, мәгънәсе бозылган сүзләр дә бар. Ләкин бу метод белән эшләү кирәкле нәтиҗәне бирми. Әлеге процесс матбугатта стихияле рәвештә бара, ул үз агымына куелырга тиеш түгел. Шуңа күрә конференция темасының актуальлеге бүген тагын да көчәя. Хәзер татар журналистларына бу юнәлештә сүздән конкрет эшкә, гамәлгә күчәргә вакыт җитте. Татар журналистикасында терминнар куллану проблемаларын хәл итү һәм мәсьәләне контрольгә алу максатыннан, фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар түбәндәге тәкъдимнәрне хупладылар:

1.  Татарстан Республикасының «Татмедиа» коммуникация чаралары
агентлыгы каршында терминология комитеты төзергә;

2.               Татарстан Республикасының «Татмедиа» коммуникация чаралары
агентлыгы   каршындагы  терминология   комитетына   ММЧда   терминнар
ясау,  камилләштерү һәм  куллануның бердәм принципларын тормышка
ашыруны тәэмин итәргә;

3.               Татарстан Республикасының «Татмедиа» коммуникация чаралары
агентлыгы каршындагы терминология комитетына ММЧ өчен норматив
терминологик сүзлек төзеп чыгару һәм редакцияләргә тарату бурычын
йөкләргә.

 

 

Васил Гарифуллин

Илдар Низамов 

Фуат Ганиев 

Гафур Сунгатов

Cөмбел Таишева

 

 

 

Чаралар
Тираж – ел рекорды
Басма вакытлы матбугат чараларының югары күрсәткечләргә ирешүен билгеләүче төп премия
ММЧ коррупциягә каршы
Республика журналистларының ел саен үткәрелүче “ММЧ коррупциягә каршы” дип аталган пропаганда бәйгесе
Татарстан Республикасы ММЧ порталы
tatmedia.com – тиз арада үсеш алган, һәрдаим яңартылып торучы проект. Биредә хәбәрләрне автоматик рәвештә һәм кулдан урнаштырырга мөмкин.

     

Татар-информДеловой центр РТ